Исегезгә төшерәбез, «Татарстанның эшлекле хатын-кызлары» Татар төбәк иҗтимагый оешмасы «БИЗНЕС-ЛЕДИ 2020» конкурсы уздыра. Конкурс республика тормышында эшлекле, социаль-актив хатын-кызның ролен арттыру, хатын-кызлар эшкуарлыгына игътибарны җәлеп итү һәм аның сыйфатын яхшырту, хатын-кызларның социаль һәм эшмәкәрлек инициативасын хуплау һәм стимуллаштыру максатларында үткәрелә; Конкурс 3 этапта үткәрелә:
1 этап: Гаризалар кабул итү: 05.03. - 25.03.2020 ел.;
2 этап: гаризалар сайлап алу: 26.03-06.04. 2020 ел;
3 этап: иҗади презентация, нәтиҗәләр ясау.
Бүләкләү тантанасы 2020 елның 23 апрелендә Казан шәһәрендә «Ак Барс Арена " стадионында узачак Татарстан Республикасы эшлекле хатын-кызларының VI Форумы кысаларында тантаналы шартларда узачак.