Барлык фото сөючеләрне «Татарстан тормышыннан бер көн»фото-акциясендә катнашырга чакырабыз. Катнашу турында гаризалар 1 апрельгә кадәр Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты тарафыннан кабул ителә.
Анда 2020 елның 27 маенда - ТАССРны төзү турында декрет игълан ителгән көнне-республика районнары, шәһәрләр, авыллар һәм аерым кешеләр тормышындагы вакыйгалар, хезмәт көннәре һәм истәлекле мизгелләр урын алачак. Конкурс нәтиҗәләре буенча ТАССРның 100 еллыгына багышланган «Татарстан тормышыннан бер көн» дигән фотоальбом чыгарылачак, җиңүчеләрне планшет, смартфон һәм электрон китап көтә.
«Татарстан тормышыннан бер көн» фото-акциясе конкурсы турында нигезләмә белән безнең сайтта танышырга мөмкин.