2020 елның 22 гыйнварында Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте пленумы утырышында имам-мөхтәсибләрнең һәм казыйларның бердәм карары белән Татарстан Республикасында 2020 нче ел Туган тел елы дип игълан ителде. Мөфтият һәм аның оешкан оешмаларының эшчәнлеге быел татар теленә өйрәтү, татар рухи мирасын популярлаштыру, милли тәңгәллекне саклау һәм ватандашлар арасында милли үзаң тәрбияләү бурычларын исәпкә алып төзеләчәк. ТР Диния нәзарәтенең Әлмәттәге «Нур» татар мәктәбе, Балтачтагы «Ярдәм» мөселман пансионаты, Алабугада «Ихсан» татар мәктәбе, татар теле, ММЧ һ.б. дини уку курслары, ТР мәчетләренең эшчәнлеге, эшлекле коммуникацияләр һәм халыкка консультация бирү нигездә татар телендә гамәлгә ашырыла.
Хәзерге вакытта ТРның барлык белем бирү учреждениеләрендә 4 сыйныф өчен «Дини мәдәният һәм дөньяви этика нигезләре» уку курсы кертелде.
ОРКСЭ уку курсының максаты - яшүсмерләрдә Россиянең күпмилләтле халкының мәдәни һәм дини традицияләрен белүгә һәм хөрмәт итүгә нигезләнгән әхлакый тәртипкә, шулай ук башка мәдәният һәм дөньяви караш вәкилләре белән диалогка мотивация формалаштыру.
Район мәгариф оешмаларында Туган тел айлыгы кысаларында бүген, Яшьләр һәм яшүсмерләр клубы базасында "Туган тел һәм дини мәдәният -балаларга рухи-әхлакый тәрбия бирү нигезе» дигән фәнни-гамәли конференция узды.
Чарага туган тел укытучылары, укучылар (һәр мәктәптән 3-4 делегат), район мөхтәсибәте әгъзалары һәм тиешле иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре чакырылган иде.
Чара чын бәйрәмгә, һәр укучы һәм кунакның туган телләрен бәйрәм итүгә әверелде. Биредә катнашучылар өчен түбәндәге чаралар тәкъдим ителде: Халыкара туган тел көненә багышланган кичәләр, түгәрәк өстәлләр, очрашулар, концертларга анализ; һәр мәктәп балаларының туган телнең матурлыгы турында җырлар һәм шигырьләр белән гамәли чыгышлары; кунакларның туган телне өйрәнү, саклау һәм үстерү әһәмияте турында чыгышлары. Конференциянең соңгы этабында балалар викторина сорауларына җавап бирделәр һәм аеруча тырышлык күрсәткән балаларны грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләделәр. Чара чәй өстәле артында тәмамланды.
Бу чара конференциядә катнашучыларны конференция темасының мөһимлеген аңлауда эз калдырыр дип ышанабыз. Иң мөһиме, һәр укучының мондый чараларда күргәннәре һәм ишеткәннәре турында үз яшьтәшләренә һәм әти-әниләренә җиткерү максатына ирешү иде.
Дәүләтшина Г.И.