Татарстан Республикасы Идарәче кадрлар резервына конкурс сайлап алу

2020 елның 17 марты, сишәмбе

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаменты Татарстан Республикасы Идарәче кадрлары резервына өстәмә сайлап алу турында игълан итә.

Идарә итү тәҗрибәсе, җитәкченең үсеш алган компетенцияләре булган һәм Татарстан үсешенә үз өлешләрен кертергә теләгән гражданнарны катнашырга чакырабыз.

Конкурста катнашу өчен кирәкле документлар:

а) шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык белән шәхси гариза;

б) Нигезләмәнең 11 пункты нигезендә кандидатны тәкъдим иткән зат кул куйган характеристиканы;

в) белешмә-объективка (кәгазьдә һәм электрон рәвештә);

г) сәламәтлек торышы турында документ.

Өстәмә мәгълүмат алу өчен Югары Ослан муниципаль районы Советының оештыру бүлегенә түбәндәге телефоннар буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин: 884379 2-22-25, 2-16-68.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International