Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча республиканың азык-төлек базарларындагы хәлләрне тикшереп тору буенча оператив штаб төзелде. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Татарстан Республикасы буенча Монополиягә каршы федераль хезмәт идарәсе керде.
«Хәзерге вакытта без республика халкын үзебезнең җитештерү хисабына төп азык-төлек төрләре белән тулысынча тәэмин итәбез. Азык – төлек продуктларын куллануның рациональ нормалары рекомендацияләреннән чыгып, халыкның ит, сөт, йомырка һәм икмәк белән тәэмин ителеше 100% тан артык, шикәр һәм бәрәңге буенча – 300% ка якын, ә үсемлек мае буенча тәэмин ителеш нормадан 6 тапкыр артыграк», - дип билгеләп үтте министрның беренче урынбасары.
«Без халыктан ажиотажга бирешмәүне, шул рәвешле аны, ә продукцияне сатучыларга бәяне арттырмауны сорар идек. Татарстанда оператив штаб составына шулай ук Монополиягә каршы федераль хезмәт идарәсе дә керде. Бу хәлдә беркемнең дә җәзасыз спекуляцияләп булмый. Җитәкчеләр белән сәүдә бәяләрен һәм бәяләрне гамәлдәге дәрәҗәдә саклап калу турында килешүгә ирешелде. Безнең авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре белән дә шундый ук эш башкарылды», - дип өстәде Наил Залаков.