Анда 9, 11 нче сыйныф укучыларының дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлеккә төп игътибар бирелде, чыгарылыш сыйныфларында сынау тестлары нәтиҗәләре һәм белем сыйфаты анализланды, 9 нчы сыйныфларда электрон журналларның торышы каралды.
Киңәшмәдә шулай ук мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының планлы тикшерүенә йомгак ясалды, 2020 елда Бөтенроссия тикшерү эшләрен үткәрү барышы турында алдан мәгълүмат бирелде, финанс грамоталылыгы буенча язгы сессияне уздыру планы төзелде һәм укытучыларның квалификациясен күтәрү мәсьәләләре каралды.
Әлеге чарага Югары Ослан муниципаль районы прокуроры ярдәмчесе Алсу Данилова чакырылган иде, ул мәгариф турында гамәлдәге закон нормалары таләпләрен үтәү мәсьәләсен җентекләп яктыртты.