Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Кече һәм урта эшкуарлык һәм эшкуарлык инициативасына ярдәм итү» милли проекты кысаларында крестьян (фермер) хуҗалыкларын һәм шәхси хуҗалыкларын авыл хуҗалыгы җитештерү эшчәнлеген үстерү өчен конкурс нигезендә сайлап алу башлануы турында искә төшерә.
Грант алучылар ит һәм сөт терлекчелеге, ат үрчетү, сарыкчылык, кошчылык, умартачылык, товар балыгы җитештерү, шулай ук җиләк-җимеш һәм җиләк культуралары үстерү, бөртекле, кузаклы һәм азык культуралары җитештерү буенча терлекчелек юнәлешендәге проектларны гамәлгә ашыра алачаклар.
Гаризалар һәм документлар 2020 елның 2 мартыннан 31 мартына кадәр Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре тарафыннан түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Федосеевская ур., 36 йорт, 3 кат. 307. Кабул итү эш көннәрендә 8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр үткәрелә.
Конкурста катнашу турында тулырак мәгълүматны хуҗалык итүнең кече рәвешләрен үстерү бүлегендә алырга мөмкин(843) 221-76-88 (8844), (843) 221-76-85.