Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тәкъдиме буенча Татарстан Республикасы территориясендә коронавирус йогышы таралуны кисәтү чаралары кысаларында 2020 елның 19 мартыннан башлап Югары Ослан муниципаль районының барлык мәдәният учреждениеләренә килүчеләрне кертү туктатылды.
»Балалар сәнгать мәктәбе" ндә 2020 елның 19-31 март көннәрендә каникуллар игълан ителде. Әмма, район халкы дистанцион рәвештә учреждениеләр ресурсларыннан файдалана ала.
Әлеге чорда тәрбияләнүчеләрнең теләге булган очракта дистанцион дәресләр үткәрелә, электрон китапханәдән файдалану мөмкинлеге тәэмин ителәчәк. Шулай ук төрле конкурсларда дистанцион катнашу да мөмкин