ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаровның эш визиты

2020 елның 19 марты, пәнҗешәмбе

Бүген безнең районга эш визиты белән ТР Премьер-министры урынбасары-ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров килде.

Район белән танышу барышында "Заря" агрофирмасы " ның язгы кыр эшләренә әзерлек барышы белән танышты.

Бүгенге көндә әлеге предприятие кыр эшләренә керешергә тулысынча әзер: орлыклар әзерләнгән, минераль ашламалар сатып алынган, шулай ук механизаторлар белән комплектланган барлык планлаштырылган техника әзерлек сызыгына куелган. Шулай ук Марат Азатович күпьеллык үләннәргә су сибү өчен су җыю җайланмасы төзү буенча мелиорация эшләренең барышы белән танышты. Предприятие интенсив технология буенча 11 гектар мәйданда алма бакчаларын салу эшен башлап җибәрә. Министр республика программасы буенча төзелгән яңа йортлар алган яшь белгечләргә кунакка керде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International