Эш сәфәре

2020 елның 19 марты, пәнҗешәмбе

Бүген архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлеге белгечләре Яр Морквашы,Введенка Бистәсе, Шеланга, Печище, Югары Ослан авылларына  гражданнар гаризалары буенча кадастр планында җир участогы схемасын расларга бардылар. Урында җир кишәрлекләрен яңадан бүлү мәсьәләләре буенча аңлатмалар бирелде.

 Исегезгә төшерәбез, җир кишәрлеген яңадан бүлү турында гариза биргәндә  түбәндәге документлар пакетын тапшырырга кирәк:

1) гариза;

2) шәхесне раслаучы документлар;

3) вәкилнең вәкаләтләрен раслаучы документ;

4) территориянең кадастр планында җир участогының яисә җир кишәрлекләренең урнашу схемасы.

Муниципаль хезмәт күрсәтү срогы - гариза кергән көннән 18 эш көне эчендә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International