Белдерү

2020 елның 20 марты, җомга

2020 нче елның 23 нче мартында сәгать 10.00 да район Советының утырышлар залында өченче чакырылыш Югары Ослан муниципаль районы Советының чираттагы илле алтынчы утырышы була.

Көн тәртибендәге түбәндәге мәсьәләләрне карау күздә тотыла:

1. Югары Ослан муниципаль район Советының 2019 нчы елның 13 нче декабрендә кабул ителгән 52-601 нче номерлы «Югары Ослан муниципаль районының 2020 нче елга һәм 2021, 2022 нче елларның планлы чорына бюджеты турында " карарына үзгәрешләр кертү турында»;

2. Югары Ослан муниципаль районында муниципаль хезмәт турындагы нигезләмәне раслау хакында;

3. Югары Ослан муниципаль районы Советы депутаты статусы турында нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында;

4. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының "хезмәт урынында үз-үзен тотышына һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салуга карата таләпләрне үтәү буенча комиссия составына үзгәрешләр кертү турында" 2006 ел, 30 декабрь, 62нче карары;

5. Югары Ослан муниципаль районы башлыгы каршындагы Муниципаль хезмәт мәсьәләләре советы составына үзгәрешләр кертү турында;

6. Югары Ослан муниципаль районының Мактау Китабына кертү өчен кандидатураларны карау комиссиясе составына үзгәрешләр кертү турында;

7. Югары Ослан муниципаль районында муниципаль хезмәт вазыйфалары реестрына үзгәрешләр кертү турында;

8. Югары Ослан муниципаль районы Түбән Ослан авыл җирлегенең генераль планын раслау турында һ.б.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International