Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә "Мин ТАТАРЧА сөйләшәм!" республика конкурс–акциясе оештыра. Әлеге конкурсның бурычлары:
• татар телен өйрәнү мотивациясен көчәйтү;
• татар дәүләт телен куллану өлкәсен киңәйтү;
* укучыларда татар дәүләт телен өйрәнүгә карата гражданлык, мәхәббәт хисләре формалаштыру;
* сәләтле һәм талантлы яшьләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итү, балаларның интеллектуаль иҗатын үстерү.
Конкурста урта гомуми белем бирү, урта һөнәри-техник һәм югары уку йортлары, сәүдә, көнкүреш хезмәте күрсәтү предприятиеләре, транспорт, дәүләт учреждениеләре һәм ведомстволары катнаша.
Конкурста катнашу укучыларны, яшьләрне татар телендә аралашуга җәлеп итә торган төрле чаралар үткәрү белән бәйле. Фантазия, оештыручыларны стандарт булмаган якын килү һәм акциядә хезмәт күрсәтү, сәүдә һәм көнкүреш өлкәсе объектларын җәлеп итү хуплана.
ТР Министрлар Кабинеты вәкилләре, ТР Мәгариф һәм фән Министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы, массакүләм мәгълүмат чараларында басылган мәкаләләр һәм порталда урнаштырылган материаллар нигезендә үткәрелгән чараларны бәяли.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгълүмат-белем бирү порталы www.belem.ru.
Бүгенге көндә мәгариф учреждениеләре социаль – мәдәни объектларга актив йөри, танылган урыннар буенча сәфәрләр оештыра һәм бөтен җирдә татар телендә сөйләшергә тырыша. Акция кысаларында башкарылган эшләр турында барлык мәгълүматны vk.com/ социаль челтәрдә урнаштыралар.
Алдагы елларла иң яхшы республика мәктәпләре арасында безнекеләр дә бар иде: Югары Ослан урта мәктәбе (2018 ел), Макыл урта мәктәбе (2019 ел).
Г. И. Дәүләтшина, милли мәгариф һәм төбәкара хезмәттәшлек буенча методисты