Татарстан Республикасында нәселле терлекчелекнең торышы турында 21 мартта ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында ТР Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Марат Җәббаров хәбәр иткәнчә, агымдагы елның 2 аенда республикада терлекчелек өлкәсендә акчалата керем 11,9 млрд.сум тәшкил иткән. Үсеш узган елның шушы чорына карата 9% тәшкил иткән. Авыл хуҗалыгы формированиеләрендә бу чорда 221 мең тонна сөт савылган (+16,5 мең тонна) һәм 67,6 мең тонна терлек һәм кош үстерелгән (+3,8 мең тонна).
Марат Җәббаров сүзләренә караганда, республикада сыерларның 26% ы нәселле һәм 35% ы җәмәгать секторы сөтен җитештерә. Гомумән алганда, авыл хуҗалыгы формированиеләрендә узган ел 5847 кг сөт савып алынган,ә нәсел хуҗалыкларында-7620 кг. 2020 елга әлеге күрсәткечне 8 мең килограммга җиткерү бурычы куелган.
2019 елда республикада 276 мең бозау алынган, ягъни 100 сыерга исәпләгәндә 83 баш бозау. Кама Тамагы, Минзәлә, Лаеш һәм Әлмәт районнарында хәл катлаулы. Министр хуҗалык җитәкчеләрен бу мәсьәләгә тиешле игътибар бирергә чакырды.