Татарстанда МСК акчаларыннан турыдан-туры кредит оешмасында файдаланырга мөмкин

2020 елның 23 марты, дүшәмбе

Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Пенсия фонды бүлеге Россиядә беренче тапкыр «Ак барс Банк» ның эре кредит оешмасы белән «Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге һәм «Ак барс Банк»  арасында ана капиталы акчаларын беренчел взносны түләүгә яки кредит буенча төп бурычны түләүгә куллану турында гаризалар кабул итү буенча мәгълүмати хезмәттәшлек турында»килешү төзеде.

Төзелгән килешү кысаларында Ана капиталы средстволары белән Татарстан гаиләләрендә иң кирәкле юнәлеш – кредит акчаларын җәлеп итеп, торак шартларын яхшырту уңайлырак булачак.

Ана капиталын кредитларны түләүгә тизрәк җибәрү өчен, тиешле гаризаны кредит ачыла торган банкта бирергә мөмкин. Ягъни ике мөрәҗәгать урынына – банк һәм Пенсия фондына-гаиләгә кредитны рәсмиләштереп, кредитны түләү яки беренче взносны түләү өчен гариза бирүче кредит учреждениесенә мөрәҗәгать итү дә җитә.

Әлеге килешү Демография программасы кысаларында һәм 2020 елның 1 мартында кабул ителгән 35-ФЗ номерлы «ана капиталы средстволарын куллануга бәйле мәсьәләләр буенча Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында»гы Федераль закон нигезендә тормышка ашырыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International