Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлеге барлык гражданнарга, бигрәк тә өлкән яшьтәге кешеләргә, җәмәгать урыннарына сирәгрәк барып, коронавирус инфекциясе йоктыру куркынычын киметү өчен, шәхси кабинет аша дәүләт хезмәтләре артыннан дистанцион рәвештә мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итә.
Россия Пенсия фондының теләсә нинди хезмәте өчен бүген Фонд сайтында яки дәүләт хезмәтләре порталында Шәхси кабинет аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Кабинет сервислары РПФ эшчәнлегенең һәм гражданнарга бирелә торган түләүләрнең күпчелек юнәлешләрен колачлый, шуңа күрә кабинетны пенсионерлар гына түгел, пенсия формалаштыручы яки башка социаль түләүләр алу хокукына ия кешеләр дә куллана ала.
"Оператив мәгълүматны 8 (843) 279-27-27 телефон номеры буенча шалтыратып, Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге контакт-үзәгендә алырга мөмкин», - дип билгеләп үтте Татарстан Пенсия фонды Идарәчесе Эдуард Вафин.