80 яшьтән өлкәнрәк гражданнарга керемне ничек арттырырга

2020 елның 23 марты, дүшәмбе

Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге искә төшерә: эшкә сәләтсез гражданны караган эшләмәүче граждан ай саен компенсация түләвен рәсмиләштерә ала.

Мондый түләү күләме 1200 сум тәшкил итә, ул хезмәткә сәләтсез гражданга билгеләнгән пенсия белән бергә түләнә.

Игътибар итегез, карауны гамәлгә ашыруга бәйле рәвештә компенсация түләүләре билгеләнергә мөмкин булган эшкә сәләтсез гражданнарга түбәндәгеләр керә: инвалид балалар, I төркем инвалидлар, 80 яшькә җиткән өлкән гражданнар.

Компенсацион түләү билгеләү өчен гаризаны гражданинның Шәхси кабинеты яки дәүләт хезмәтләре Порталы аша (моның өчен Бердәм идентификация һәм аутентификация системасында расланган исәпкә алу язуы кирәк), шулай ук тиешле документлар биреп, Пенсия фондының территориаль органнарына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Компенсация түләүе карау өчен гариза һәм кирәкле документлар белән мөрәҗәгать иткән, әмма күрсәтелгән түләүгә хокук барлыкка килгән көннән дә иртәрәк булмаган айдан билгеләнә. Шул ук вакытта әлеге түләү хезмәткә сәләтсез кешегә билгеләнгән пенсиягә башкарыла һәм аны карау чоры дәвамында гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International