Югары Ослан муниципаль район Советының чираттагы илле алтынчы утырышы

2020 елның 23 марты, дүшәмбе

Бүген Югары Ослан муниципаль район Советының утырышлар залында өченче чакырылыш район Советының чираттагы илле алтынчы утырышы узды. Утырыш Совет рәисе, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов җитәкчелегендә узды.

Совет утырышының көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр кертелгән иде:

1. Югары Ослан муниципаль район Советының 2019 нчы елның 13 нче декабрендә кабул ителгән 52-601 нче номерлы «Югары Ослан муниципаль районының 2020 нче елга һәм 2021, 2022 нче елларның планлы чорына бюджеты турында" карарына үзгәрешләр кертү турында»;

2. Югары Ослан муниципаль районында муниципаль хезмәт турындагы нигезләмәне раслау хакында;

3. Югары Ослан муниципаль районы Советы депутаты статусы турында нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында;

5. Югары Ослан муниципаль районы башлыгы каршындагы Муниципаль хезмәт мәсьәләләре советы составына үзгәрешләр кертү турында;

6. Югары Ослан муниципаль районының Мактау Китабына кертү өчен кандидатураларны карау комиссиясе составына үзгәрешләр кертү турында;

7. Югары Ослан муниципаль районында муниципаль хезмәт вазыйфалары реестрына үзгәрешләр кертү турында;

8. Югары Ослан муниципаль районы Түбән Ослан авыл җирлегенең генераль планын раслау турында һ.б.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International