Район Советының бюджет-финанс мәсьәләләре буенча Даими комиссиясе утырышы

2020 елның 24 марты, сишәмбе

Кичә район Советы бинасында Югары Ослан муниципаль район Советының бюджет-финанс мәсьәләләре буенча Даими комиссиясе утырышы булды.

Көн тәртибенә 1 мәсьәлә кертелгән иде:

1. Югары Ослан муниципаль район Советының 2019 нчы елның 13 нче декабрендә кабул ителгән 52-601 нче номерлы «Югары Ослан муниципаль районының 2020 нче елга һәм 2021, 2022 нче елларның планлы чорына бюджеты турында»гы карарына үзгәрешләр кертү турында.

Югары Ослан муниципаль районы Финанс-бюджет палатасы Рәисе урынбасары Юлия Козина комиссия әгъзаларына әлеге карар проектын тәкъдим итте.

Комиссия әгъзалары докладчыны хупладылар һәм карар проектын район Советы утырышында карап тикшерүгә чыгарырга тәкъдим иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International