Кичә район Советы бинасында Югары Ослан муниципаль район Советының законлылык, хокук тәртибе һәм регламент буенча Даими комиссиясе утырышы булды.
Көн тәртибенә 2 мәсьәлә кертелгән иде:
1. Югары Ослан муниципаль районында муниципаль хезмәт турындагы нигезләмәне раслау хакында;
2. Югары Ослан муниципаль районы Советы депутаты статусы турында нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында.
Югары Ослан муниципаль районы Советының юридик бүлеге начальнигы Надежда Пичугина комиссия әгъзаларына карарлар проектларын тәкъдим итте.
Комиссия әгъзалары докладчыны хупладылар һәм әлеге карар проектларын район Советы утырышында карап тикшерүгә чыгарырга тәкъдим иттеләр.