Район Советының икътисади үсеш, экология, табигый ресурслар һәм җир мәсьәләләре буенча Даими комиссиясе утырышы

2020 елның 24 марты, сишәмбе

Кичә район Советы бинасында Югары Ослан муниципаль районы Советының икътисади үсеш, экология, табигый ресурслар һәм җир мәсьәләләре буенча Даими комиссиясе утырышы булып узды.

Көн тәртибенә 1 мәсьәлә кертелгән иде:

1. Югары Ослан муниципаль районы Түбән Ослан авыл җирлегенең генераль планын раслау турында;

Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитетының архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлеге җитәкчесе Закиулла Минһаҗев комиссия әгъзаларына әлеге карар проектын тәкъдим итте.

Комиссия әгъзалары докладчыны хупладылар һәм карар проектын район Советы утырышында карап тикшерүгә чыгарырга тәкъдим иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International