Татарстанда 86,5 млн сумлык 36 ташламалы ипотека кредиты бирелгән. 1 млрд. 656 млн. сумлык 713 гариза хупланды инде. Беренче кредитларны «Россельхозбанк” ның Татарстан төбәк филиалы бирә башлады.
Ташламалы ипотека механизмы авыл халкын үтемле һәм уңайлы торак белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән. Аны гамәлгә ашыру мегаполисларга миграцияне акрынайтуга, аграр секторга шәһәр халкын җәлеп итүгә, шулай ук авылда яшәү сыйфатын арттыруга юнәлдерелгән.
Кредит еллык 3% белән биреләчәк (2,7% – ипотека иминияте вакытында). Ипотека 25 елга кадәр бирелә, кредитның максималь суммасы – 3 млн.сум. Авыл җирлегендә йорт, фатир, җир участогы сатып алырга яки төзергә мөмкин.
Ташламалы ипотека кредиты белән беррәттән, авыл кешеләре торак йортларны ремонтлау һәм инженерлык челтәрләре белән тәэмин итү өчен 5% ставкасы буенча, 5 елдан да артмаган, 250 мең сум күләмендә кулланучылар кредитын да ала алалар. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте