Район башлыгы гражданнарны кабул итте

2020 елның 24 марты, сишәмбе

Бүген, 24 мартта, район башлыгы Марат Зиатдинов гражданнарны шәхси сораулары белән кабул итте. 5 кеше түбәндәге сораулар буенча кабул ителде: җир, крестьян хуҗалыгы булдыру һәм Никольский торак пунктындагы элеккеге кибет бинасын ремонтлау, авыл мәдәният йортын урнаштыру.

Әлеге мөрәҗәгатьләр теркәлде һәм каралды. Әлеге мәсьәләләр буенча аңлатмалар әңгәмә вакытында бирелде.

Исегезгә төшерәбез, район башлыгы Марат Зиатдинов һәр сишәмбе көнне 8:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр, алдан язылу өчен 2-18-39, 2-13-38 телефоннары буенча гражданнарны кабул итә.

Шулай ук график нигезендә (район сайтында урнаштырылган http://verhniy-uslon.tatarstan.ru) гражданнарны күчмә кабул итү гамәлгә ашырыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International