Яңа коронавирус йогышын кисәтү буенча оператив штаб утырышы беркетмәсен үтәү йөзеннән, Югары Ослан муниципаль районының барлык гомуми белем бирү учреждениеләре 1 апрельдән дистанцион укыту формасына күчәләр.
Югары Ослан урта мәктәбе базасында район мәктәпләре җитәкчеләре һәм укыту эшләре буенча җитәкчеләр урынбасарлары белән 1 апрельдән дистанцион укыту формасына күчү сораулары буенча киңәшмә узды. Киңәшмәдә әлеге укыту формасы буенча барлык методик рекомендацияләр җентекләп каралды һәм аерым гомуми белем бирү учреждениеләренә карата укыту вариантлары турында фикер алышынды.
«Югары Ослан урта мәктәбе» һәм «Татар Борнашы урта гомуми белем бирү мәктәбе» мисалында белем бирү платформалары белән эшләү алгоритмнары каралды, алар турында Елена Черменская һәм Ирина Борисова башлангыч һәм төп дәрәҗәләрдә сөйләде, Александр Тимохин Онлайн – видеодәресләр үткәрү өчен Skype кулланып укыту мөмкинлекләрен күрсәтте.