Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итте.
Исегезгә төшерәбез, 2019 елның 6 февралендә сакланыла торган селекция казанышлары дәүләт реестрында татар токымлы атларга патент теркәлгән. 7-8 сәгать дәвамында өзлексез хәрәкәттә булырга һәм 100-120 км ара үтәргә сәләтле татар атларының феноменаль чыдамлылыгын Россия иппология фәне дә билгеләп үтә.
Әйтик, 8-10 ел дәвамында атларны торгызу белән Әлки районының Әхмәт авылыннан фермер Фәнис Бакиров шөгыльләнде. Аның өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы гранты зур ярдәм булды, ул гаилә фермаларын үстерү буенча дәүләт программасында катнашу ярдәмендә алды.
Бу хакта тулырак Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән татар телендә дөнья күргән «Татар атлары» китабында укырга мөмкин.
Татарстанда барлыгы 646 баш татар аты исәпләнә. 3 хуҗалык үзенчәлекле булып тора: Лениногорск районыннан «Нәбиуллин Ф.М.» ИП, Әлки районыннан «Бакиров Ф. Р.» КФХ һәм «Племрепродуктор " ҖЧҖ.Теләче районыннан Гыйниятуллина С. Ш.