Коронавирус инфекциясе (COVID-19) таралуын кисәтү һәм булдырмау максатларында социаль яклау учреждениеләренә турыдан-туры баруны мөмкин кадәр чикләргә киңәш итәбез.
Бүген ТР да дәүләт органнарына турыдан-туры мөрәҗәгать итмичә генә социаль ярдәм чараларын алу өчен максималь шартлар тудырылган.
Шулай итеп, иң кирәкле 8 хезмәт электрон рәвешкә тулысынча күчерелде:
- мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен төп компенсация билгеләү;
- өстәмә компенсация билгеләү;
- балага айлык пособие билгеләү;
- пенсионерларга юл йөрү өчен бердәм айлык билгеләү;
- күп балалы гаиләләрдән укучыларны йөртү өчен айлык субсидия билгеләү;
- 18 яшькә кадәрге 3 һәм аннан күбрәк баласы булган гаиләләргә торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә субсидияләр-ташламалар билгеләү;
- күп балалы гаиләләрдәге балалар өчен дару чараларына субсидия билгеләү;
- инвалидларга торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә субсидияләр-ташламалар билгеләү.
Социаль хезмәт күрсәтүдә булган пенсионерлар өчен социаль хезмәткәрләр гариза бирә ала.