Бүген Югары Ослан муниципаль районы Советының актлар залында Югары Ослан районында коррупциягә каршы көрәш эшен координацияләү комиссиясенең быел беренче утырышы булды.
Чыгыш ясадылар:
Рәшит Фәсхетдинов - Югары Ослан районы хәрби комиссары, Хәрби комиссариат бүлегендә коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча;
Вилен Касимов - Югары Ослан муниципаль районы мәгариф бүлеге начальнигы, мәктәп укучылары арасында коррупциягә каршы тәрбия бирүне оештыру мәсьәләсе буенча;
Надежда Пичугина - Район Советының юридик бүлеге начальнигы - муниципаль норматив хокукый актларга һәм норматив хокукый актлар проектларына, шул исәптән 2019 елда коррупциягә каршы бәйсез экспертиза үткәрү нәтиҗәләре турында;
Олег Смирнов - «Югары Ослан үзәк район хастаханәсе» ДАССОның баш табибы Сәламәтлек саклау учреждениеләрендә коррупция куркынычларын кисәтү буенча чаралар турында сөйләде.
Соңыннан Югары Ослан муниципаль районы прокуроры Василий Егоров район Башкарма комитеты адресына ведомство эчендәге катгый контроль турында тәкъдимнәр белән кыскача чыгыш ясады.
Җаваплы кешеләргә йөкләмәләр бирелде.