Яңа коронавирус йогышы таралуга бәйле рәвештә, Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан 18.03.2020 "Карантин очрагында эшкә яраксызлык листокларын рәсмиләштерүнең, вакытлыча эшкә яраксызлык буенча пособиеләрне билгеләү һәм түләү кагыйдәләрен раслау турында»294 номерлы карар кабул ителде.
Кагыйдәләр 2020 елның 20 мартыннан 1 июленә кадәр гамәлдә булачак.
Аларның гамәлләре Россия Федерациясенә яңа коронавирус йогышы (2019-nCoV) белән авыру очраклары теркәлгән илләрдән килгән иминләштерелгән затларга, шулай ук алар белән бергә яшәүче иминләштерелгән затларга, ягъни больничныйны хезмәткәр үзе генә түгел, ә гаиләнең бергә эшләүче әгъзалары да алырга мөмкин. Больничный алучыларның калган категорияләренә әлеге тәртип кагылмый.
Пособиене билгеләү һәм түләү Россия Социаль иминият фонды системасында (алга таба – ФСС) электрон документ рәвешендә урнаштырылган эшкә сәләтсезлек кәгазе нигезендә гамәлгә ашырыла.
Пособие ике этапта түләнә:
- вакытлыча эшкә яраксызлыкның беренче 7 календарь көне эчендә;
- алдагы календарь көннәрендә вакытлыча эшкә яраксызлык-вакытлыча эшкә сәләтсезлек тәмамланганнан соң бер календарь көн эчендә.