"Аграрийлар һәм фермерлар эше бер генә көнгә дә туктап тормый. Алар барысы да хәзер республика кырларында, фермаларында һәм эшкәртү предприятиеләрендә хезмәт куялар һәм, ял көннәрендә булуга карамастан, үз эшләрен дәвам итәчәкләр",-дип шәрехләде бу хәлне Татарстан Республикасы Премьер – министры урынбасары-Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров.
Министр билгеләп үткәнчә, бу авыр вакытта авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре илнең азык-төлек иминлеген тәэмин итәләр һәм һәрберебезнең өстәлләрендә яңа продуктлар булсын һәм бу хөрмәткә лаек.
Исегезгә төшерәбез, РФ Президентының «Россия Федерациясендә эш көннәре дип игълан итү турында» 25.03.2020 ел, №206 Указын үтәү йөзеннән, 2020 елның 30 мартыннан 3 апреленә кадәр, хезмәт хакын саклап калып, эш көне билгеләнгән иде. Әмма, гражданнарның тормыш-көнкүрешен тәэмин итү өчен продукция китерүдә өзеклекләр булдырмау һәм азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү максатларында, авыл хуҗалыгы тармагы эшчәнлеге һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы эше элеккеге режимда дәвам итәчәк.