Бүген район Башкарма комитеты җитәкчесе Виктор Тимиряев коронавирус йогышы таралуны кисәтү буенча район ведомствоара штабы утырышы үткәрде.
Утырышта COVID-19 инфекциясе таралуга каршы тору буенча рекомендацияләр үтәлеше, чит илләрдән кайткан гражданнар һәм контактлы затлар тарафыннан үз-үзеңне изоляцияләү режимын үтәү, ялгыз өлкән яшьтәге гражданнарга волонтерлык ярдәме күрсәтү, 28 марттан 5 апрельгә кадәр оешма һәм предприятиеләрнең эш тәртибе мәсьәләләре каралды.
27 мартка булган мәгълүматларга караганда, районда COVID-19 вирусы белән авыру очраклары ачыкланмады.