Халык тарафыннан 2020 елга үзара салым түләү срогы тәмамланганчы берничә көн кала. 27 мартка халыктан 2 млн. 643 мең сум акча кергән, бу 82% тәшкил итә . Бу республика бюджетыннан өстәмә 10,5 млн. сум акча җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Мәйдан, Соболевский, Канаш, Олы Мәми, Килди, Вахитов, Макыл, Борнаш авыл җирлекләре акча җыюга әйбәт якын килә.
Артта калучылар арасында Карагуҗа, Куралово, Введенка Бистәсе, Октябрь авыл җирлекләре бар.
Хөрмәтле район халкы, барыгыздан да үзара салым түләүләрен һәм авылларын төзекләндерүгә өлеш кертүләрен сорыйбыз.