ТР Рөстәм Миңнеханов коронавирус ситуациясенә бәйле халыкка мөрәҗәгать итте

2020 елның 28 марты, шимбә

Президент 7-нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсен карап чыккан вакытта видео язып алды.

Анда ул татарстанлыларга ике дәүләт телендә мөрәҗәгать итә. Татарстан Президенты республика халкын бу хәлгә җитди карарга һәм авыруның таралуына юл куймас өчен, үз-үзеңне изоляцияләү режимын сакларга өндәде.

Коронавирус йогышының таралуын булдырмау өчен Россия Федерациясе Президенты тарафыннан кабул ителгән карарлар тайпылышсыз үтәлергә тиеш. Минем ышанычлы үтенечем-бу хәлгә аңлап карау, диде Рөстәм Миңнеханов.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International