Югары Ослан муниципаль районы территориясендә «Экология» милли проекты кысаларында икенче ел рәттән «Урманнарны саклау» төбәк программасы уңышлы тормышка ашырыла.
2019 елда Идел буе урманчылыгы хезмәткәрләре тарафыннан 10 гектар мәйданда урман торгызу эшләре башкарылды. 2020 елга шундый ук эшләр яр буе Морквашы һәм Мәйдан авыл җирлекләрендә 15 гектар мәйданда башкарылачак.
Инде хәзер үк район илкүләм проектның төп күрсәткечен үтәүгә чыга,ул чакта урманнарны торгызу мәйданы киселгән һәм һәлак булган урманнарның мәйданыннан ким булмаган.