Игълан

2020 елның 31 марты, сишәмбе

ХӨРМӘТЛЕ АВЫЛ ХАЛКЫ!
Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең 2020 елның 30 мартындагы 234 номерлы карары белән короновирус инфекциясе таралуны булдырмау буенча өстәмә чаралар кертелде:
1. Барлык гражданнарның яшәү яки вакытлыча тору урыны буенча мәҗбүри рәвештә булуы кертелә.
2. Гражданнарны ашыгыч ярдәм күрсәтү өчен якындагы азык-төлек кибетенә, даруханәгә, медицина учреждениесенә кадәр хәрәкәт итү рөхсәт ителә.
3. Гражданнарга түбәндәге предприятие һәм учреждениеләрнең эш урынына кадәр хәрәкәт итү рөхсәт ителә.
4. Муниципальара җәмәгать транспорты маршрутларының эше туктатыла (1 апрельдән).
5. Полиция һәм башка контроль-күзәтчелек органнары гражданнарның йөрешен контрольдә тотачак һәм, карантин чаралары бозылган очракта, административ җәза чаралары кулланачак.
6. Ата-аналар балаларның урамда булуы өчен шәхси җаваплылык тоталар.
7. Гражданнарның хәрәкәтен чикләү буенча барлык чаралар да 2020 елның 30 мартыннан алып санитар-эпидемиологик хәлне яхшыртуга кадәр гамәлдә.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International