Хөрмәтле гражданнар!
Коронавирус инфекциясенең таралуын кисәтү максатларында, Россия Федерациясе Президентының 2020 елның 25 мартындагы 206 номерлы Указы һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 30 мартындагы 234 номерлы карары нигезендә Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Социаль иминият фонды һәм аның филиалларында гражданнарны шәхси кабул итү санитар-эпидемиологик хәлне яхшырту өчен туктатылды.
Фондның дәүләт хезмәтләрен өйдән яки офистан чыкмыйча гына дистанцион рәвештә алырга була: Дәүләт хезмәтләренең бердәм порталы, Шәхси кабинет, Фонд шлюзы.
Барлык сораулар буенча дистанцион - электрон формада түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә киңәш итәбез: info@ro16.fss.ru