Югары Ослан муниципаль районының Контроль-хисап палатасы тарафыннан 2020 елның 1 кварталында планлы тикшерү һәм экспертиза-аналитик эшчәнлек алып барылды.
Палата тарафыннан ТР Югары Ослан муниципаль районының 19 авыл җирлегенең һәм Иннополис шәһәре буенча 2019 елда бюджет үтәлеше турында еллык хисап буенча бәяләмә әзерләнгән. Авыл һәм шәһәр җирлеге башкарма комитетларына җирле бюджетның керем чыганакларының барлык резервларын да тулырак файдаланырга киңәш бирелде. Нәтиҗәләрдә билгеләп үтелгәнчә, тулаем алганда, бюджет үтәлеше турындагы хисап күрсәткечләре фактик үтәлешкә туры килә һәм еллык бюджет хисапының башка формалары белән килештерелгән.