Югары Ослан гимназиясенә капиталь ремонт

2020 елның 2 апреле, пәнҗешәмбе

Төзелеш процессына производство-технологик шартлар буенча туктатып тору мөмкин булмаган эшләр керүен исәпкә алып, төзелеш өлкәсендә эшчәнлек алып баручы оешмалар да өзлексез эшләүче оешмаларга керә.

Билгеләнгән формадагы белешмәләрне рәсмиләштерү буенча барлык законлы таләпләрне үтәгәндә, хәзерге вакытта подрядчы оешма тарафыннан Югары Ослан гимназиясенә капиталь ремонт эшләре оештырылган. Мәгариф учреждениесе бинасының фасад мәйданы зур булганлыктан, фасадны җылыту һәм диварларны сайдинг белән тышлау эшләре дәвам итә. Аерым торучы технология бинасында стеналарны штукатурлау эшләре алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International