2020 елның 26 мартындагы 68-ФЗ номерлы Федераль законга кул куелды, ул кайбер түләүләрне салым салудан азат итү өлешендә салым законнарына үзгәрешләр кертә. Яңа кагыйдәләр рәсми басылып чыккан көненнән, ягъни 2020 елның 26 мартыннан үз көченә керә.
Салым законнарында медицина хезмәткәрләренә, педагогик хезмәткәрләргә бер тапкыр бирелә торган компенсация түләүләре рәвешендә керемнәрне НДФЛ салудан азат итү каралган. Мондый ташламаларның бары тик 2020 елның 1 гыйнварыннан 2022 елның 31 декабренә кадәр (2019 елның 29 сентябрендәге 325-ФЗ номерлы Федераль закон редакциясендә) барлыкка килгән түләүләргә карата гына кулланылачагы күрсәтелгән иде. Хәзер исә яңа нигезләмәләр белән мондый вакытлыча чикләү бетерелә.
Шулай ук тавыш бирү нәтиҗәсендә эфирлар яки басма мәйдан бирү буенча хезмәт күрсәтүгә НДС һәм табышка салым салудан азат ителә.