Пенсияләрне индексацияләү

2020 елның 3 апреле, җомга

Дәүләт пенсия тәэминаты буенча пенсияләр, социаль пенсияләрне дә кертеп, 1 апрельдән, 2019 ел өчен пенсионерның яшәү минимумы үсеше нигезендә, 6,1% ка индексацияләнә.

Арту 3,8 млн пенсионерга кагыла, шул исәптән 3,2 млн социаль пенсия алучылар, аларның күбесе инвалидлыкка бәйле рәвештә (2,1 млн пенсионер) һәм туендыручысын югалтуга бәйле рәвештә (1 млн пенсионер) ала.

Социаль пенсияләр белән бер үк вакытта индексацияләнә:

• Бөек Ватан сугышында катнашучылар,

* "блокадалы Ленинградта яшәүче" билгесе белән бүләкләнгән затлар»,

• призыв буенча хәрби хезмәт үткән хәрби хезмәткәрләр һәм аларның гаилә әгъзалары,

* радиацион яки техноген катастрофалар нәтиҗәсендә зыян күргән гражданнар һәм аларның гаилә әгъзалары,
• очу-сынау составы хезмәткәрләре,

* кайбер башка гражданнар.

Индексациядән соң социаль пенсиянең уртача күләме 9,85 мең сум тәшкил итәчәк. Инвалид балаларга социаль пенсиянең уртача күләме 14,5 мең сумга кадәр, беренче төркем инвалидларына социаль пенсиянең уртача күләме 14,6 мең сумга кадәр артачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International