Бүген район башлыгы Марат Зиатдинов Югары Ослан район үзәк хастаханәсендә булды.
Яңа коронавирус йогышының таралуын булдырмау буенча Махсус санитар-эпидемиология режимына бәйле рәвештә, 1 апрельдән Югары Ослан РҮХ олылар һәм балалар халкына, онкологиядән тыш, планлы амбулатор-поликлиника һәм стационар медицина ярдәме күрсәтүне вакытлыча туктатты. ОРВИ һәм тән температурасы югары булган халыкка медицина ярдәме өйдә күрсәтелә.
Район башлыгы сырхауханә бинасына балалар һәм олылар өчен оештырылган «фильтрлар» ның эш тәртибе һәм Махсус санитар-эпидемиологик режим белән бәйле рәвештә халыкка ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү тәртибендәге үзгәрешләр белән танышты.
Хөрмәтле район халкы! Поликлиникага планлы йөрүдән тыелып калуыгызны сорыйбыз.
поликлиниканың регистратурасы тел.: 2-11-11
стационар кабул итү бүлегенең тел.: 2-11-21