Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге хәбәр иткәнчә, 2020 елның апрель ае өчен татарстанлыларга пенсияләр, пособиеләр һәм социаль түләүләр вакытыннан алда түләнә.
Кредит оешмалары аша түләүләр алучы гражданнарга счетка акча 2020 елның 9 апрелендә күчәчәк.
Исегезгә төшерәбез: Пенсия фондына кабул итү чикләнгән, ПФРның күпчелек хезмәтләрен өйдән чыкмыйча гына, РПФ сайтында яки дәүләт хезмәтләре порталында, ПФР органнары эшчәнлеге мәсьәләләре буенча консультацияләр - Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге Контакт-үзәгенең телефон номеры буенча алырга мөмкин:
8 (843) 2-79-27-27