Халык санын алу тарихында беренче тапкыр безгә, туган телебездән тыш, нинди телләрдән файдалануыбыз турында сорау бирәчәкләр. Бу мәсьәлә Россия халыкларының милли телләрен куллану турында төгәл мәгълүмат алу өчен исәпкә алу битенә кертелде. Телне белергә дә, көнкүрештә сөйләшмәскә дә була бит. Җыелган мәгълүматлар фәнни тикшеренүләр, илебезнең милли сәясәтен планлаштыру һәм белем бирү программаларын эшләү өчен нигез булачак.