Катлаулы хәлләргә карамастан, безнең укучылар үзләрен күрсәтү юлларын табалар. Махсус фортепиано мәктәбенең 1 сыйныф укучысы Айсылу Хәйруллова (укытучысы Т.В. Егорихина), 2020 елның 6 апрелендә «Иҗат территориясе» Бөтенроссия конкурсында катнашты.
Үзенең яшь төркемендә (7-8 яшь) ул I дәрәҗә лауреат булды. Бу инде быел икенче бәйге, анда Айсылу шундый ук нәтиҗә алды. Яшь музыкантка киләчәктә дә уңышлар телибез!