Хөрмәтле хәрби комиссариат хезмәткәрләре!
Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!
Югары Ослан районы Хәрби комиссариаты хәрби хезмәткә чакырылуга кадәрге яшьләрне хезмәткә әзерләү һәм хәрби хезмәтнең абруен күтәрү буенча зур эш башкара. Сез хәрби бурычыгызны намус белән башкарасыз, дәүләтнең оборонага сәләтлелеге һәм яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирү мәнфәгатьләрендә киң спектрдагы бурычларны профессиональ һәм нәтиҗәле чишәсез, мобилизация әзерлеген тәэмин итү һәм гражданнарны гамәлдәге һәм контрактлы хәрби хезмәткә чакыру буенча сезнең алда куелган бурычларны лаеклы үтисез. Ватаныбызның ышанычлы булачак сакчыларын әзерләү буенча Сезгә зур җаваплылык йөкләнгән.
Хәрби комиссариатның барлык шәхси составына хезмәт бурычына тугрылык, хезмәт сөючәнлек һәм һөнәри осталыклары өчен рәхмәт белдерәм!
Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, тынычлык, иминлек, хезмәтегездә уңышлар һәм тотрыклылык телим.
Хөрмәт белән, Югары Ослан муниципаль район башлыгы М. Г. Зиатдинов