2020 елның 1 апреленнән психологик-педагогик хезмәт дистанцион укыту шартларында, түбәндәге технологияләрне кулланып, ярдәм итә:
- консультацияләр онлайн (skype, WhatsApp);
- «ышаныч телефоны» принцибы буенча электрон почта һәм социаль челтәрләр аша оператив ярдәм күрсәтү;
- онлайн уеннар кулланып психологик һәм логопедик коррекция.
Әлеге технологияләрне гамәлгә ашыру өчен сайт булдырылды https://vk.com/vu_pps педагоглар, ата-аналар һәм балалар өчен тәкъдимнәр һәм видеомөрәҗәгатьләр; мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән дәресләргә әзерләнү материаллары; яшүсмерләр өчен төрле әдәбият, онлайн тестлар һәм башкалар тәкъдим ителә.