Югары Ослан муниципаль районы мәгариф бүлеге җитәкчесе Вилен Касимов 2020 нче елның 8 нче апрелендә 15.00 сәгатьтә Югары Ослан районының мәгариф өлкәсендә актуаль мәсьәләләр буенча видеоконференция режимында район киңәшмәсен үткәрде.
Киңәшмә эшендә Югары Ослан муниципаль районының гомуми белем бирү учреждениеләре директорлары катнашты.
Киңәшмәдә гомуми белем бирү учреждениеләрендә дистанцион укыту мәсьәләләре каралды. «Макыл урта мәктәбе», «Т.Борнашы урта мәктәбе» директорлары Николай Панасик һәм Сергей Бочков эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Барлык директорларга да кайнар линия телефоннары һәм йорт биременең күләме буенча, СанПин рекомендацияләреннән артмаган конкрет йөкләмәләр бирелде.