Татарстан аграрийлары өчен ташламалы лизингның яңа программасы эшләнде

2020 елның 8 апреле, чәршәмбе

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла торган АПКны техник модернизацияләү буенча дәүләт ярдәменең төп механизмнарының берсе -ташламалы лизинг. Ул аграрийларга иң кызыклы шартларда заманча авыл хуҗалыгы техникасы һәм җиһазлар сатып алырга мөмкинлек бирә. РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы ярдәме белән «Росагролизинг» АҖ 2020 елның 6 апреленнән 1 июненә кадәр авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр өчен махсус кризиска каршы тәкъдим башлап җибәрде, ул төп бурыч буенча 1 елга кадәр кичектереп торуны күздә тота.

Әлеге чара республиканың азык-төлек иминлеген тәэмин итү һәм агымдагы икътисадый һәм эпидемиологик вәзгыятьтә язгы кыр эшләрен уңышлы уздыру бурычы йөкләнгән Татарстан аграрийларына ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

Махсус тәкъдим шартлары буенча авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре лизингка авыл хуҗалыгы техникасын һәм җиһазларны, ташламалы ставканы 3% тан саклап, беренчел взносны түләмичә, сатып ала алалар.

Программада катнашу турында тулырак мәгълүматны министрлыкның АПКны инженер-техник тәэмин итү бүлегендә (843)221-76-61 телефоны буенча яки сайтта алырга мөмкин www.rosagroleasing.ru к

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International