Кичә ТР буенча баш федераль инспектор Виктор Демидов Югары Ослан үзәк район хастаханәсендә коронавирус йогышы белән авыручыларга медицина ярдәме күрсәтүнең әзерлеге буенча булды.
Тикшерүдә шулай ук сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Любовь Шәйхетдинова һәм Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов катнаштылар.
Тикшерүчеләр учреждениеләрнең авыручыларга, шул исәптән респиратор аппарат ярдәмен дә таләп итүче медицина ярдәме күрсәтүгә әзерлеген билгеләп үттеләр. Барлык медучреждениеләрдә кислород суларын формалаштыру буенча кирәкле монтаж эшләре башкарылды.