ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын аларның матди-техник базасын үстерүгә грантлар бирүгә конкурс нигезендә сайлап алу башлануын игълан итә.
Бер кооперативка грантның максималь суммасы - 70 млн. сум. Грант акчаларын авыл хуҗалыгы продукциясен әзерләү, саклау һәм эшкәртү, махсуслаштырылган транспорт һ. б. объектлар сатып алу, төзү яки модернизацияләү өчен файдаланырга мөмкин.
Гаризалар һәм документлар 2020 елның 8 апреленнән 7 маена кадәр ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре тарафыннан түбәндәге адрес буенча кабул ителә: ТР, Казан шәһәре, Федосеевская урамы, 36 йорт. Консультацияләр өчен Телефон: (843) 221-76-88 (доб. 8841, 8842).