Югары Ослан районының мәгариф өлкәсендә актуаль мәсьәләләр буенча киңәшмә

2020 елның 9 апреле, пәнҗешәмбе

«Югары Ослан муниципаль районы мәгариф бүлеге» МКУ башлыгы Вилен Касимов 2020 елның 9 апрелендә 8.00 сәгатьтә Югары Ослан районының мәгариф өлкәсендә актуаль мәсьәләләр буенча видеоконференция режимында район киңәшмәсен үткәрде.

Киңәшмә эшендә Югары Ослан муниципаль районының белем бирү учреждениеләре мөдирләре катнашты.

Киңәшмәдә Яңа короновирус йогышы таралуга бәйле рәвештә халыкның санитар-эпидемиологик иминлеге шартларында мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре эшчәнлеге мәсьәләләре каралды. Барлык мөдирләргә коммуналь хезмәтләр буенча акчаларны экономияләү һәм үз территорияләрен җыештыру буенча конкрет йөкләмәләр бирелде. Нәтиҗәләр ясау буенча аралашуның әлеге ысулы алга таба да гамәлдә булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International