Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов 9 нчы апрельдә эш визиты белән капиталь ремонт объектларында булды. Объектларны карауда подрядчы оешма вәкилләре, «ТР ГИСУ» ГКУ кураторы, ремонтлана торган объектларның җитәкчеләре катнашты. Чара кабул ителгән санитар нормаларга туры китереп үткәрелде.
Район башлыгы тарафыннан башкарыла торган эшләрнең сыйфаты, эш графигын үтәү, санитар-эпидемиологик хәл начараю шартларында төзелеш процессын оештыру, шул исәптән хезмәткәрләрнең сәламәтлеген тикшереп тору мәсьәләләре каралды.
Подрядчы оешма Югары Ослан гимназиясенә капиталь ремонт эшләре дәвам итә. Бүгенге көндә фасадны җылыту һәм сайдинг стеналарын тышлау эшләре тәмамланып килә. Технология бинасында диварларны штукатурлау, отмостка урнаштыру, санузелларда дивар плиткасы җәю эшләре бара.
Печище клубы бинасында стеналарны штукатурлау һәм электр белән тәэмин итү системасын ремонтлау эшләре бара.